Центральная детская библиотека

Талантлы якташыбыз, шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова иҗаты

2021нче елда Алабугада яшәп иҗат итүче шагыйрә Гөлзадә Әхтәмовага 80 яшь тулды.

Алабуга Үзәк балалар китапханәсендә шәһәребезнең йөзек кашы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гөлзадә Хаҗи кызының «Тылсым йорты», «Бүләк», «Алабугам минем» һәм башка китаплары аерым урын алып тора.

Әйтик, «Тылсым йорты» дип аталган китабында аның тарафыннан төрле һөнәр ияләренә багышлап ижат ителгән шигырьләре тәкъдим ителгән: «Очучы», «Китапханәче», «Укытучы» «Табиб» һәм башкалар. Моннан кала берсеннән-берсе кызыклы һәм мавыктыргыч «Мияусан», «Ташбака ничек йортлы булган» һәм башка әкиятләр белән танышырга мөмкин. Ә «Бүләк» китабында  мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар өчен шигырьләр урын алган. Шагыйрь җанлы авторның «Алабугам минем» җыентыгында һәр әсәр туган халкына, туган җиренә, туган теленә карата чиксез сөю, аларның киләчәге өчен тоташ өзгәләнү белән сугарылган. Монда тарихи очерк, нәсер һәм шигырьләр тупланган.

Китап яратучы дуслар, бу җыентыклар сезнең күңелегездә урын алыр дип ышанабыз. Сезне китапханәбездә көтеп калабыз.