Центральная детская библиотека

Нәни укучыларыбызга яңа китаплар

Алабугалыларны һәм милли әдәбият сөюче нәни дусларыбызны Россия Федерациясенең иң зур милли нәшриятларының берсе булган Татар китап нәшриятының яңа китаплары белән танышырга чакырабыз. И.Иксанова “Биюче бал корты”  китабыннан  замана песиләренең нәрсә белән уйнарга яратуын ,бал кортларының ни өчен бии-бии очуларын белерсез. Ф.Мәрданованың “Аксак Аю” китабында бик күп кызыклы әкиятләр һәм шигырьләр укый аласыз. Төрле яшьтәге балалар өчен уеннар,башваткычлар,логик мәсьәләләр Салават күперенең “Башваткычлар.Уеннар” китабында тәкъдим ителә.Яңа китаплар исемлегендә Р.Галиуллинның “”Биш “ике”ле” , Җ.Тәрҗемановның “Мөгезле арыслан”, Р.Миңнуллинның “Күңелле тәнәфес”, А.Бикмуллинаның “Йолдызлар шулай куша” китаплары белән таныша аласыз. Китаплар белән Үзәк балалар китапханәсендә һәм Үзәк китапханәнең социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә танышырга мөмкин.Рәхим итегез!