Центральная детская библиотека

«Сабантуй» журналының яңа ел санын каршы алыгыз!

Журналының яңа саны әле табадан гына төшкән, ә безнең үзәк балалар китапханәсенең нәни укучылары инде журналының биремнәрен үтәп,уеннарын уйнап,комиксын укып,видеоларны карап та өлгерде.

Китап сөюче дусларыбыз,сезне «Сабантуй» журналының декабрь cаны белән таныштырып үтәбез.Яңа санда  Шәвәли 2021 елның символы Үгезбатыр белән очраша.Кыш Бабай һәм кар кызын коткара алырмы ул? Шулай ук ел дәвамына йолдызнамә табачаксың, тәҗрибә рубрикасында чын вулкан ясау ысулын табарсың, чәчтараш һөнәрен үзләштерә аласың, “Кыстыбый” кафесы белән берлектә  “Татлы Баттл”да катнаша аласың, китап кыстыргычы ясарга өйрәнерсез һ.б. Килегез! Укыгыз!