Центральная детская библиотека

«Сабантуй» журналы

Бүген без сезнең белән журналлар иленә юл тотачакбыз. Бу илдә журналлар һәм гаҗитләр яши. Аларны әле вакытлы басмалар дип тә атыйлар. Бу билгеле бер вакыт аралыгы өчен басыла торган басмалар, мәсәлән: айга бер яки айга ике тапкыр, ә бәлки ике айга бер тапкыр. Шәһәребезнең үзәк балалар китапханәсендә сез мәктәпкәчә яшьтәге , кече яшьтәге мәктәп балалары һәм яшүсмерләр өчен кызыклы һәм мавыктыргыч  журналлар ,гаҗитләр таба һәм укый аласыз. Алар бик күп: «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын», «Көмеш кыңгырау» һәм башкалар. Алар арасында сез инде күбесе белән таныш, башкалар белән сезгә әле танышырга туры киләчәк.Ә бүген инде без сезнең белән «Сабантуй» журналы белән тулырак танышырбыз.

Балалар, әби-бабаларыгыз һәм әти- әниләрегездән сорап карагыз әле балачакта «Сабантуй» журналын укыганнармы  һәм  мөгаен күпләр уңай җавап бирер. "Сабантуй"ның  яше зур. Аңа 96 яшь . «Сабантуй» журналы татар телендә озак вакытлар «Яшь ленинчы» газетасы, аннары «Сабантуй» газетасы кебек чыкты . Хәзер журнал буларак чыгарыла, бүген, һичшиксез, мәктәп яшендәге балалар арасында иң популяр татар басмасы булып тора. Яшь категориясе: 6+

Бүген журнал сезне нәрсә белән сөендерәчәк? Һәрвакыттагыча, журнал битләрендә сез язучыларның һәм шагыйрьләрнең хикәяләре, әкиятләре, шигырьләре, шулай ук хәзерге заман авторларының геройлары белән очрашачаксыз. Һәр санда уеннар, уй-фикерләр, башваткычлар, балалар өчен бәйгеләр бар. Даими сәхифәләр – "Zooдөнья"," Хәерле юл"," ЗТК", " Канатлы ат ","Комикс"," Уен сәгате"," Каләмдәш". журналының 2020 елның 10нчы санында яңа бәйге “Шәвәли премиясе” игълан ителде. Языгыз!Катнашыгыз!Җиңегез!

Шуны әйтергә кирәк,«Сабантуй» журналының сәхифәләре күбесе онлайн. Журнал битләрендә урнашкан QR-код ярдәмендә мастер-класслар  һәм видеосюжетлар карарга мөмкин.

Яңалык буларак, алга таба "Сабантуй» журналында укучыларга татар теле һәм математика буенча катлаулы темаларны аңлатачак.Басма битләрендә мәктәп программасыннан иң катлаулы темаларны тикшерәчәкләр. "Татар теле һәм математика буенча республиканың иң яхшы педагоглары журнал битләрендә укучыларның мәктәптә еш кына проблемалар килеп чыга торган темаларны аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп аңлаталар", - дип хәбәр итә нәшрият.