Центральная детская библиотека

Яңалык

“Гаилә белән уйныйбыз һәм укыйбыз”

19 июльдә “Чебурашка” шәһәр паркында, “Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты кысаларында, Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре шәһәр халкы һәм кунаклары өчен “Гаилә белән уйныйбыз һәм укыйбыз” дип исемләнгән әдәби - уен мәйданчыгы оештырды.

Татарстан символлары

Татарстан Республикасы гимнын кабул итү көне уңаеннан Үзәк балалар китапханәсендә “Символы Татарстана. Татарстан символлары” дип исемләнгән патриотик сәгать узды.

Тукай йолдызлыгы

Үзәк балалар китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан, 2 нче гимназиянең 3 нче һәм 4 “Б” сыйныф укучылары өчен, “Тукай йолдызлыгы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

Китапханәдә Балалар китабы атналыгын ачу

Быел Үзәк балалар китапханәсендә узган бәйрәмгә “Колос” мәдәният йортында эшләүче Милана Динисламова җитәкчелегендәге “Shiata” яшьләр театр студиясе артистлары һәм Әнвәр Бакиров исемендәге 1нче Балалар музыка мәктәбе мөгаллимнәре М. Е. Липатова, А.А. Файрушина белән әлеге мәктәптә белем алучылар килде.

8 март бәйрәменә открытка

Язның иң матур бәйрәме – 8 март уңаеннан Үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе открытка ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Ватанны саклаучылар көненә бүләк

Балалар китапханәче җитәкчелегендә әтиләрен, бабайларын, абыйларын котлар өчен төсле кәгазь һәм картоннан открытка ясадылар.

Халыкара туган тел көне

Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телне яхшы белүчеләр» урам акциясе үткәрделәр.

Фәннәр иленә сәяхәт

Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы һәм 8 февральдә билгеләп үтелә торган Россия фәне көне кысаларында Үзәк балалар китапханәсендә «Фәннәр дөньясына сәяхәт» китап күргәзмәсе ачылды.

«Роберт Миңнуллинны укыйбыз»

Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре балаларны һәм аларның әти-әниләрен «Роберт Миңнуллинны укыйбыз» Республика акциясендә катнашырга чакыра.

Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел

Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре, Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел тулу уңаеннан, балалар шагыйре, дистәләрчә китап авторының иҗаты белән танышырга чакыра.

Абдулла Алишның тылсымлы әкиятләре

Татар балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан, Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Абдулла Алишның тылсымлы әкиятләре» дигән әдәби сәгать үткәрде.

Минем гүзәл Татарстаным

Татарстан Республикасы көне уңаеннан, Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре “Гуляй” шәһәр паркында “Мой родной Татарстан. Минем гүзәл Татарстаным” исемле мәгълүмат сәгате үткәрде.