Городская библиотека - филиал № 5

“Тукай белән атлыйм киләчәккә, ул яктырта барыр юлымны...”

Апрель. Тукаебызны китергән мәрхәмәтле ай. Г. Тукайның 130 еллын зур юбилее уңаеннан 5 нче шәһәр китапханәсе сезне “Тукай белән атлыйм киләчәккә, ул яктырта барыр юлымны...” дигән китап күргәзмәсенә чакыра. Йөрәкләргә үтеп керә торган әсәрләре белән Тукай үзенә үлемсезлек яулап алды. Милли әдәбиятыбыз дөньясына халык җәүһәрләренең бөтен матурлыгын, кабатланмас сихри моңнарын үзенчә, Тукайча алып килгән бу шәхес – үзе бер батырлык үрнәге булып тора.