Городская библиотека - филиал № 5

Шиһабетдин Мәрҗани турында хәтеребез нинди дәрәҗәдә?

Шушы көннәрдә Алабуганың 5 нче шәһәр китапханәсе ачык hавада  “Шиһабетдин Мәрҗани турында хәтеребез нинди дәрәҗәдә?” исемле опрос-акция уздырды. Әлеге чараның төп максаты – Мәрҗани мирасын, әхлакый сыйфатларын, хезмәтләрен халыкка җиткерерү бик мөhим, чөнки,ул безнең өчен үз хезмәтләре белән генә түгел, ә үзенең яшәү рәвеше белән дә күркәм, үрнәк булып тора. Мәрҗани кебек галимнәребезне белмәгәнгә күрә еш кына чит гадәтләргә иярәбез.Галимнәребезнең мирасын белсәк, алардан үрнәк алсак, без туры юлда бәхет юлында булачакбыз. Акция шәһәребезнең 4 нче мәхәлләсенең Мәрҗани урамында узды. Китапханәчеләр урам җәяүлеләренә Мәрҗани иҗатына багышланган төрле мавыктыргыч сораулар бирде: “Кем ул Мәрҗани?”, “Мәрҗанинең иң танылган әсәре”, “Шиһабетдин Мәрҗәни  кайда һәм кайчан туган?”, “Мәрҗани  ничә яшьтә иҗат итә башлый?”, “ Мәрҗани кайчан вафат була?”,“ Ничә ел яши?”h.б.

”Хәзерге көндә Мәрҗани мирасын өйрәнүче аз,хезмәтләрен күбрәк тәрҗемә итсеннәр hәм күбрәк тираж белән чыгарсыннар иде”- дип башлады әңгәмәдәшебез.

2017 елда мәктәпләрдә татар теле дәресләре кимеде, телгә hөҗүм барган чорда Мәрҗани нишләр иде микән? дигэн сорауга менә нинди җавап ишеттек: “Татар җанлы кеше буларак ул, чыннан да, тел бетүгә түзеп тора алмаган булыр иде.Чөнки ул-бик бөек шәхес. Аның сүзен, аның әйткән фикерләрен тыңламыйча мөмкин булмас иде”. Акциядә 16 кеше катнашты.