Городская библиотека - филиал № 5

Татар дөнясының мәрҗәне. Жемчужина татарского мира

5 нче шәһәр китапханәсенең уку залында мәшһүр татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең  200 еллыгы уңаеннан  “Татар дөнясының мәрҗәне. Жемчужина татарского мира» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Монда Шиһабетдин Мәрҗанинең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗатын яктырткан хезмәтләр, әсәрләре, фотолар, аңа багышланган сценарийлар, методик материаллар, белән танышырга була.Биредә Ш. Мәрҗанинең китаплары, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның хакындагы аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләр исемлеге урын алган.