Городская библиотека - филиал № 5

Гагарин елмаюы

2024 елның 12 апрелендә Юрий Гагаринның космоска очуын бәйрәм итүгә багышланган «Гагарин елмаюы» акциясе старт ала. 5 нче шәһәр китапханә-филиалы һәм 4 нче микрорайон халкы акциягә кушылды. Легендар очыш 1961 елның 12 апрелендә мәскәү вакыты белән 9 сәгать 7 минутта «Восток»космик корабында була. Ул Байконур космодромыннан җибәрелгән. Очыш вакытында кораб Җир тирәли бер әйләнеш ясаган. Юрий Алексеевич Гагарин космоста булган беренче кеше була. Безгә кушылыгыз һәм Гагарин белән бергә елмаегыз!