Городская библиотека - филиал № 5

Филиппок һәм барысы да, барысы да, барысы да

Педагог һәм остаз елы кысаларында Л. Н.Толстойның тууына 195 ел тулу уңаеннан Алабуга  шәһәренең 5 нче филиал китапханәсендә Лев Николаевич Толстой әсәрләрен кычкырып укулар узды. Балалар язучының иҗаты һәм биографиясе белән таныштылар, Филипок, Котенок, Косточка әсәрләрен рольләре буенча укыдылар. Укудан соң сорауларга кызыксынып җавап бирделәр һәм балаларга игелек, кыюлык, гаделлек һәм тапкырлык өйрәтүче укыган әсәрләре буенча нәтиҗәләр ясадылар.