Халкыбызның игелекле улы
Әкият яратмаган бала бар микән, юктыр, чөнки без һәрберебез кечкенәдән әкият тыңлап үсәбез. Ә менә Рабит Батулла әкиятләре аеруча кызыклы, эчтәлекле. Алабуга шәһәре 5 нче филиал китапханәсе, язучы Рабит Батулланың тууына 85 ел тулу уңаеннан әдәби китап күргәзмәсе оештырды. Китапханәчеләр китап укучыларны аның тормыш юлы һәм китаплары белән таныштырдылар.