Городская библиотека - филиал № 5

Татарча диктант-2022

25 ноябрь көнне Алабуга шәhәр китапханәсенең 5-нче филиалы Бөтен дөнья “Татарча диктант” белем тикшерү акциясендә катнашты. Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел укытучыларын тагын да популярлаштыру.