Городская библиотека - филиал № 5

Кояш Тимбикова -татар халкының Кояшы

Алабуга шәhәр китапханәсенең 5-нче филиалында  язучы Кояш Тимбикованың тууына 85 ел тулу уңаеннан  китапларына күзәтү ясадык. Кояш Тимбикова балалар өчен дә Һәм өлкәннәр өчен дә  бик эчтәлекле әсәрләр иҗат иткән. Аның «Дулкын баласы», «Уртак яр», «Табылдык хатлар сере» укучылар тарафыннан җылы кабул ителә. Нәни дусларыбыз «Карахмәт маҗаралары» китабын яратып укыйлар. Кояш Тимбикованың әсәрләре һәркемнең  йөрәгендә туган җиребезгә мәхаббәт тәрбияли, әйләнә–тирәбезне саклауның никадәр әҺәмиятле булуын искәртә, нәниләр күңеленә шәфкать орлыклары сала. Китапханәгә рәхим итегез!