Городская библиотека - филиал № 5

Ач,шигърият серләреңне!

Шагыйрә Эльмира Шәрифуллинага 75 яшь тулу уңаеннан, Алабуга шәһәре 5 нче филиал китапханәсе, әдәби китап күргәзмәсе оештырды. Эльмира Шәрифуллина иҗаты татар әдәбиятында аерым бер урын алып тора. Таң чыгы кебек саф, нәфис шигырьләре йөрәкләрне җилкетергә, җаннарны сафландырырга, әллә нинди хыял дөньяларына алып китәргә сәләтле. Шул ук вакытта аның балалар өчен язылган самими шигырьләре дә һәм тормышның катлаулы якларын чагылдырган, зур мәсьәләләрне күтәргән әсәрләре дә күп.

Эльмира Шәрифуллина шигырьләре “Мәдәни җөмга”, “Мәгърифәт”, “Идел”, “Сөембикә”, “ Казан утлары”, “Мәйдан” журналларында даими басыла.

Э. Шәрифуллина 1993 елда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булды, ул — 1985 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.