Городская библиотека - филиал № 5

Тукай безнең йөрәкләрдә

Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан 5-нче филиал шәһәр китапханәсе хезмәткәре 36 - нчы номерлы «Искорка» балалар бакчасы нәниләре өчен «Тукай безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрде. Балалар татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, аның турында фильм карадылар һәм «Тукай әсәрен иллюстрацияләр буенча тап»дип исемләнгән әкияти викторина уйнадылар. Чара ахырында балалар Г.Тукайның «Фатыйма һәм Сандугач»әкияте буенча мультфильм карадылар.