Городская библиотека - филиал № 5

Якты эз калдырган шәхес

Фазыл Шәех - шигърият күгендә якты йолдызларның берсе булган лирик шагыйрь. “Аның иҗаты белән танышкан, бер генә булса да шигырен укыган кеше ул әсәрләрдән үзенә бай рухи азык ала, эчке дөньясын кабатланмас хис-тойгылар, фикерләр белән баета”.
Фазыл Шәех 1937 елның 19 мартында Әгерҗе районы Иске Кызыл Яр авылында гади колхозчы гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне туган авылында, тулы булмаган урта мәктәпне заманында мәгърифәт учагы булган Иж-Бубый авылында тәмамлый. 1955-60 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укып, инженер-механик профессиясен алып чыга. Алабуганың Сельхозтехника бүлегендә инженер, авыл хуҗалыгы белгечләрен хәзерләү мәктәбендә укытучы, арматура заводында өлкән инженер, Әгерҗе авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер бульш эшли. 1968 елның башында, 31 яшендә, грипп белән авырганнан соң өзлегеп, сукыр кала.
Бу талантлы шагыйрь каләме тудырган шигырьләр гүзәллек чыганагы булу белән бергә, үзенең бай һәм күпкырлы тасвир чараларына таянып, чорның әхлакый – фәлсәфи юнәлешен, уй – хисләр тупланышын ачып бирә.
Фазыл Шәехның тууына 85 ел тулу уңаеннан, 5 нче шәһәр китапханәсенең китап укучылары, язучының “Чыпчык һәм мин” исемле шигырен тәкъдим итәләр.

.