Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

“Һәр тарафта Җиңү шатлыгы”

8 май Илмәт авылында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг узды.Бәйрәмне авыл җирлеге рәисе Рәзимә Тимерхановна Мингалеева ачып җибәрде.Сүзне дәвам итеп ,сугыш ветераны Вәкил Сафин, авылдашларыбызга тыныч, матур киләчәк теләде.Безнең хөрмәтле ветераннарыбызга “Кояшкай” балалар бакчасы балалары үзләренең шигырьләрен сөйләделәр.Бәйрәм ахырында  ветераннар һәм килгән кунаклар мәдәният йортында концерт карап таралыштылар.

Мәдәният йортында китапханәче “Һәр тарафта Җиңү шатлыгы”дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясады.