Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

“Г.Тукай безнең күңелләрдә”.

27 нче апрель Г. Тукай көненә багышланган “Г. Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән бәйрәм кичә булып узды. Кичәгә балалар бакчасы балалары, укучылар һәм авыл халкы җыелды.Бәйрәмдә “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре сәхнәләштерелде, ”Бала белән күбәләк”, “Бәйрәм бүген”, “Туган тел” җырлары җырланылды, шигырьләр укылды. Кичә өстәл артында уха ашау һәм чәй эчү белән тәмамланды.