Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

Туган тел көне

21 нче февральдә Илмәт китапханәсендә “Туган тел” көненә багышланган әдәби кичә булып узды. Кичәгә кунакка авылыбызның язучысы Фирдәвес Хуҗин да килде. Бәйрәм мәкальләр, табышмаклар әйтешү, викторина сорауларына җавап бирү, уен уйнау,әңгәмә,җыр җырлау белән үрелеп барды.Фирдәвес Хуҗин татар теле һәм милләте турында чыгыш ясады һәм үзенең “Туган телем” шигырен укып китте. Кичә Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.