Балаларны яклау көне
1июнь-халыкара балаларны яклау көне. Илмәт мәдәният ишегалдында китапханәче һәм мәдәният хезмәткәрләре "Күңелле балачак" дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар.Балалар төрле ярышларда катнаштылар, җырлы-биюле уеннар уйнадылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.