Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

Җиңү көне

8 майда,Илмәт авылында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташлар һәйкәле янында Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг узды. Бәйрәмгә Алабуганың ит комбинатының генераль директоры Равиль Галиахметович Файзрахманов,тыл ветераннары,сугыш чоры балалары, авыл халкы җыелды. Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар мемориалына веноклар куелганнан соң бәйрәм мәдәният йортында дәвам итте.Килгән кунаклар өстәл артында чәй эчеп,концерт программалыры карадылар.