Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

Космоска беренче очуга 60 ел.

Һәр ел 12 апрель Космонавтлар көне буларак билгеләп үтелә.Илмәт авылы китапханәсендә Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан чара үткәрелде.Балалар презентация аша Юрий Гагарин,аның орденнары ,мактаулы исемнәре һәм истәлекле урыннары турында мәгълүмат алдылар.Шулай ук Герман Титов ,Валентина Терешкова һәм тере җанның космоска беренче очышын Белка белән Стрелка ясавы турында таныштылар.