Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып,зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр безнең янәшәбездә һәрчак укытучыларыбыз атлый. Алар безне белем дөньясына алып керә,яхшыны яманнан аерырга,хезмәтне яратырга өйрәтә.

       Илмәт китапханәсендә хөрмәтле укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дип исемләнгән кичә булды.