Нәүрүз- халкыбыз бәйрәме.
Иске Юраш мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан "Хуш киләсең Нәүрүз" дигән бәйрәм үткәрде.
Бәйрәмдә халкыбызның дәртле жырлары яңгырады, балалар борынгы такмакларны әйтештеләр, жырлы-биюле уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп дәртләнеп күңел ачтылар. Балаларга бигрәк тә Нәүрүзбикә белән Кыш бабайның үз биләмәләре өчен тартышып төрле бәйгеләрдә ярышулары ошады.
Бу көнне шулай ук тәмле коймаклар пешереп бер-береңне сыйлау кебек матур гадәт тә яшәгән. Бу матур гадәттән китапханәче дә читкә тайпылмады – рәхәтләнеп күңел ачканнан соң, балаларны күпереп пешкән тәмле коймаклар белән сыйлады.