Китапханәче ветераннарны котлады
5 май көнне китапханәче балалар белән тыл ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котларга өйләренә барды. Тыл ветераннары үзләренең кичкән авырлыклары турында балаларга сәйләделәр. Балалар үзләренең яраткан шигырьләрен, җырларын җырладылар. Ә тыл ветераны Рәшидә Юсупова үзенең язган шигырьләрен укыды.