Ибраһим Газиның тууына 110 ел тулу уңаеннан иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган регионара фәнни-тикшерү укулары
Иске Юраш авылы китапханәчесе Әхмәдишина Рәвилә Фоат кызы Ибраһим Газиның тууына 110 ел тулу уңаеннан иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган регионара фәнни-тикшерү укуларының 1нче этап-әзерлек этабында катнашты. “Кукмара муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” исеменә китапханәнең актив укучысы Гомерова Алисә башкаруында Ибраһим Гази әсәре яздырылган видеоязма җибәрде.