Китап күңел үстерә
Үзизоляция вакытында китапның ни дәрәҗәдә безгә кирәклегенә тагын бер кат инандык .
Китап сөюче дусларыбызны Мурзиха авыл китапханәсенә кайткан берничә яңа китап белән таныштырып үтәсе килә .
Язучы Зифа Кадырованың “Язмыш сынавы”; “Сагынырсың мин булмам”(рус тәрҗемәсендә “Сумбуль”) , “Көтеп узган гөмер”, “Бәхеткә юл кайдан?”, “Синсез килгән язлар” кебек популяр китаплар авторы буларак таныш . Тәкъдим итәсе китап “Яраларың белән яратырмын ... ”дип атала .Җыентыкта бер хикәя һәм ике повесть урнаштырылган .Автор гаилә , мәхәббәт ,әрнү –шатлыклар ,җан тетрәндергеч кичерешләрне киләчәккә өмет белән гәүдәләндерә .
Икенгесе укучыларга киң танылып килүче Айгөл Әхмәтгалиеваның “Ак читек” китабы . Яшьлектә яратышып кавышкан парларның барысы да сынаулар алдында сыгылмый каламы ? –Китапка шул хактагы повесть һәм язмалар тупланган . Әлеге китаплар сезне кызыксындырса ,Мурзиха авыл китапханәсеннән алып укый аласыз .Рәхим итегез