Мурзихинская сельская библиотека - филиал № 15

Шигырь сөйлим туган телемдә

           Мурзиха авылы китапханәсендә туган тел көне билгеләп  үтелде.  2000 елдан башлап һәр елның 21 феврален Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтәләр .Ул ЮНЕСКО Генерал конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм дип исәпләнә                                                                   

       Җир йөзендә бүгенге көндә 6000 тел исәпләнә,шуларның 83се киң таралган.               

 

Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салына .Ул Ватан,туган җир,ата –ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек,изге һәм кадерле сүз .Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да .Әлеге телгә баланы аның иң газиз,иң якын кешесе –анасы өйрәтә,шул телдә аңа бишек җырларын җырлый  ,   иркәли,юата .Шуңа күрә аны халык ана теле дип саный . Мурзиха авылы китапханәсендә  балалар Габдулла Тукайның “Туган тел”шигырен укыдылар.Нинди телдә яңгыраса да ,  һәр шигырь үзенчә матур ,киң эчтәлекле булып ишетелде .Укучыларның  шигырьләре үз телен зурларга, хөрмәтләргә өйрәтә .Без –барыбыз да бәхетле халык .Чөнки һәр милләтнең үз шагыйрьләре,композиторлары бар. Аларның әсәрләрен укыйбыз, ятлыйбыз,өйрәнәбез,тыңлыйбыз.