Хлыстовская сельская библиотека - филиал № 10

Китап күргәзмәсе «Фәнис Яруллин – шагырь, драматург, прозаик»

9 февральдә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга 85 яшь тулды.  Шул уңайдан Хлыстово авыл китапханәсендә «Фәнис Яруллин – шагырь, драматург, прозаик» дигән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Фәнис Гатаулла улы Яруллин - Татарстанның халык шагыйре, прозаик, язучы һәм драматург, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры. Китапханче  аның авыр тормыш юлы турында сөйләде, иҗаты белән таныштырды, китапларга күзәтү ясады. «Йөрәкләрдә кабат терелә» китабыннан  шигырьләрен укыды. Язучының китаплары укучыларга  тәкъдим ителде.