Хлыстовская сельская библиотека - филиал № 10

«Шиһабетдин Мәрҗани эзләреннән»

Хлыстово авыл китапханәсендә Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 205 ел тулу уңаеннан «Шиһабетдин Мәрҗани эзләреннән» дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Шиһабетдин Мәрҗани - мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес. Китапханәче  китап укучыларны анын тормыш юлы, иҗаты  һәм фәнни эшчәнлеге белән таныштырды.  Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. Чара «Ш. Мәрҗани тормышы һәм иҗаты» презентациясен, Шиһабетдин Мәрҗани турындагы фильмның фрагментын карау белән үрелеп барды.