Хлыстовская сельская библиотека - филиал № 10

Балалар язучысы - Рафис Корбан

Хлыстово авыл китапханәсендә Рафис Корбанның тууына 65 ел тулу уңаеннан әдәби әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Китап күргәзмәсендә язучының татар һәм рус телләрендә басылып чыккан китаплары белән белән танышырга мөмкин иде. Укучылар Рафис Корбанның   «Миләш агачы», «Кышның төсе нинди була?», «Суык төндә», «Кышны җылыттым» шигырләрен кычкырып укыдылар.