Хлыстовская сельская библиотека - филиал № 10

"Кояш күктә шулай мәңге йөзәр"

4 январьдан башлап, Хлыстово  авылы китапханәсендә, татар совет әдәбияты классигы Һади Такташның  тууына 120 ел тулу уңаеннан "Кояш күктә шулай  мәңге йөзәр" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Әлеге  күргәзмәдә Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырга була.

Һади Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның әдәби мирасы татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын тота. Аның ничәмә буынны гүзәллекне аңларга, табигать ямен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм итеп, чакырып, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләп килгән поэзиясе бүген дә актуальлеген югалтмый. «Зәңгәр күзләр», «Мәхәббәт тәүбәсе»,«Алсу»,«Үтеп барышлый»,«Мокамай»,«Ак чәчәкләр» һ.б. шигырь һәм поэмалары Такташ иҗатының энҗеләре.