Парклар маршы -2020
1 нче санлы Яшьләр китапханәсендә «Парклар маршы – 2020» дигән иллюстратив күргәзмә ясалды. «Түбән Кама» милли паркы акциядә 1996 елдан башлап ел саен актив катнаша. Быел «Түбән Кама» милли паркында акция 15 марттан 15 майга кадәр үткәрелә.
"Парклар маршы" - Россиянең һәм чит илләрнең аеруча саклаулы табигый территорияләренә ярдәм күрсәтү буенча халыкара акция.
"Парклар маршы-2020" девизы: "Чирек гасыр тыюлык табигатенә булышабыз!»
Күргәзмәдә "Түбән Кама" милли паркы флора һәм фаунасын тәкъдим итүче яңа открыткалар җыелмасы тәкъдим ителә.