Центральная библиотека

Гөлсинә Галимуллина иҗатында хатын- кыз образы

11 ноябрьдә  Үзәк китапханәдә Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу булып узды. Кичә “Гөлсинә Галимуллина иҗатында хатын- кыз образы” дигән исем астында үтте. 

Гөлсинә Галимуллинаның “Мәхәббәт аланы”,  “Ак бураннар аша”, “Күгәрчен оя корганда”, ”Ефәк кулъяулык”, ”Карлы миләш тәме”, ”Томанлы төн”, “Җиләкле тау сере”  исемле китапларын укучыларга тәкъдим иттек.

1 нче мәктәп укучылары Фәхреддинова Азалия Динә Насреддинованың “Тәмле төш”, Фәрдиева Камилә Рөстәм Гөбәйдуллинның “Һәркем белергә тиеш”, Хөснуллина Алинә Мөҗәһит Әхмәтҗановның “Көз” шигырьләрен сөйләп; Хафизова Аделина “Әссәләмәгәләйкем”, Галиев Ильяс “Сандугач” җырларын җырлап; Гәйнетдинова Рамилла “Әпипә” биюен биеп кичәбезгә ямь өстәделәр.

Укучыларга, китап сөючеләргә авторның китапларыннан күргәзмә, үзе һәм иҗаты турында мәгълүмат бирүче презентация күрсәттек. Укучылар, Гөлсинә Галимуллинаның иҗатын яратучылар язучыга бик күп сорау бирделәр.