Центральная библиотека

"Үткен телле шагыйрь"

26 май көнне С. Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, татар әдәбиятының классигы Гамил Афзалның 100-еллыгына багышланган "Үткен телле шагыйрь" исемле әдәби кичә булып узды. Чарада шагыйрьнең кызлары Рушания һәм Рауза Афзаловалар катнашты. Алар әтиләре турындагы истәлекләр белән уртаклаштылар. Әлмәт татар дәүләт драма театрының атказанган артистлары: Дилбәр Әбунәгыймова, Гөлнара Кашипова, Фәймә Бикморатова шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, халыкара конкурслар лауреаты, гран-при иясе Римма Лотфуллина Г. Афзал сүзләренә язылган җыр башкарды.
Шулай ук чарада “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсе әгъзасы Рафаэль Әхмәдуллин, Дөньякүләм “Әдәби марафон” проектының әйдаманы, лаеклы ялдагы укытучы Голия Замалеева Г.Афзал турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Үзешчән башкаручы Рузалия Галләмова Г.Афзалның “Авыл” шигыренә язылган җырны башкарып үтте.