Центральная библиотека

“Сүнмәс утлар кабызган әдип”

2016 ел Россиядә  Кино елы ахырына якынлашып килгәндә 28 декабрьдә танылган язучы, Габдулла Тукай исемендәге премиясе иясе Габдрахман Әпсәләмов тууына 105 ел булачак, ә аның танылган «Ак чәчәкләр” романы язылуга  51ел, икенче фильмның премьерасы булганга 1 елдан артык вакыт узып китте. Шушы форсаттан  15 декабрь  Әлмәт шәһәренең үзәк китапханәсендә “Сүнмәс утлар кабызган әдип” дип аталган әдәби кичә булып узды. “Ак чәчәкләр” фильмының төп каһарманы Мансурны уйнаган Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Динар Хөснетдинов әлеге кичәнең кадерле кунагы булды. Очрашуга беренче мәктәпнең 10-11 сыйныф укучылары  һәм китапханәнең даими укучылары килде. Кунакларга язучының тормыш юлы турындагы , 1970 елда төшерелгән “Ак чәчәкләр” фильмы буенча  видеоматериал һәм Казан егетләре һәм Зәринә Хәсәншина  башкаруында “Ак чәчәкләр” клибын, язучының  китапханәдә булган китапларын күрсәттек. Динар Хөснетдинов кунакларга үзенең тормыш һәм иҗат юлын сөйләп узды, фильмга кагылышлы бик кызыклы хәлләр турында сөйләп узды, сорауларга җавап бирде. Кичә бик күңелле узды.