Тайсугановская сельская библиотека - филиал № 50

"Туган телем-иркэ голем" эдэби-музыкаль кичэ.

 

Һәр халык өчен туган тел – иң кадерле, иң моңлы, иң якын тел.  Безнең туган телебез – татар теле. Зур тарихлы, бай, җырлы,моңлы  тел.

21 февраль-Халыкара туган тел көне. Без бу көнне Тайсуган авылы мәктәбендә укучы балалар белән “Туган телем- иркә гөлем” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Әлеге очрашу, чын мәгънәсендә,туган телебезне хөрмәтләү, зурлау кичәсе булды. Укучылар хәзерге көндә Тайсуган авылында яшәп иҗат итүче Илгизә апа Вәлиева, Зәлидә апа Зарипова, күрше Габдрахман авылы шагыйрәсе Гүзәлия апа Галләмова шигырьләрен бик яратып укыдылар. Ә балаларның хөрмәтле могаллимнэре 30 ел дэвамында авылыбызда белем бирүче Расим абыйлары Билалов бүген алар каршында бөтенләй бүтән ягы белән ачылды. Килгән кунакларның, укучыларның күңеленә үтеп керерлек итеп үзе язган шигырьләрне укыды. Балалар да тыңлаучылар хозурына   беренче иҗат җимешләрен  тәкъдим иттеләр.

Ә Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсе әгъзасы, яраткан шагыйрәбез Зәлидә апа Зарипова чыгышында телебезне бозып сөйләшмәскә, башка телдән кергән сүзләрне катнаштырып телне “чүпләмәскә” чакырды. Без-татарлар һәм без үзебезнең татар булуыбыз белән горурланырга тиеш. Тарихыбызны, мәдәни мирасыбызны онытырга  хакыбыз юк, диде. Һәм әлбәттә инде үзенең сүзен шигырь белән тәмамлады.

         Юкка гына туган телене ана теле дип атамыйлар.Сабый өчен үз әнкәсеннән дә якын, кадерле кеше юк дөньяда. Бала үскәч тә әнкәсенең җырларын, аның йомшак кулларын онытмый,сагынып яши.Безнең әбиләребез, әниләребез элек-электән үзләренең балаларына булган изге теләкләрен бишек җырлары аша җиткергәннәр. Авылыбыз мәдәният йорты җитәкчесе Рузалия апа Семкичева кичәдә катнашучылар игътибарына үзе иҗат иткән бишек җырын тәкъдим итте. Ә 3 сыйныф укучысы Марат Хәйруллин башкаруындагы “Әнием” җыры һәркемнең куңеленә хуш килгәндер. Тагын шуны да әйтәсе килә, ул үзенең әлеге җыры белән быел Әлмәт шәһәре һәм район кулэмендэ уздырылган “Чынлы тамчы” конкурсында 3 урынны яулады.

Әлеге бэйрэм беркемне дә битараф калдырмагандыр, әйтелгән тәрбияви сүзләребез балалар күңеленә барып ирешкәндер дип уйлыйсы килә.  Гомумән, мәктәп коллективы авыл китапханәсендә, мәдәният йортында уздырылган һәр чарада актив катнаша, үзләренең нәфис сүзгә , җырга-моңга, биюгә булган осталыкларын һәрдаим күрсәтеп тора.

         Суземне йомгаклап, Тайсуган авылы мәктәбендә белем алучы укучы балаларга, укытучыларга  уңышлар телисем килә. Алга таба да аларнын иҗат чишмәләре сүнмәсен-сүрелмәсен иде.