Калейкинская сельская библиотека - филиал № 31

"Казан утлары" бездэ кунакта

13 май көнне Кәләй авыл китапханәсендә зур чара үтте." "Казан утлары " бездә кунакта" дип аталган кичәдә журналның баш мөхәррире И.Ибраһимов, 2016 елның Г.Тукай премиясе лауреаты М.Мирза, халык язучысы , Г.Тукай премиясе лауреаты М.Галеев, язучы К.Кәримов катнашты.Кичәдә мәктәп укучылары , авылның өлкән яшьтәге китап сөючеләре катнашты . "Кәләем" халык ансамбле кичәгә ямь кертеп керәшен халык җырларын башкардылар. Язучылар "Казан утлары " журналы  турында сөйләделәр , иҗатлары белән таныштырдылар .Китапханәгә китапларын буләк иттеләр. Шагыйрә З.Захарова М.Мирзанын шигырьләрен сөйләде. Кичәгә килүчеләр язучылар иҗатын игътибар белән тынлап утырдылар . Кичә бик күнелле үтте .Кичэдэ 105 кеше катнашты