Балаларга мәхәббәт белән!
Китапханәдә язучылар белән очрашу бер зур бәйрәм! Бәясен бер нәрсә белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен әһәмияте арта барган кыйммәтле хәзинә - китаплар. Менә бүген безнең яныбызда балалар язучысы Лилия Фәрхетдинова. Ул 4 китап авторы. Лилия Фархетдинова ике телдә – татар һәм рус телендә яза. Кичәгә Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Рифкатъ Шагиев, Әлмәт сәүдә техникумы студентлары һәм 2 нче мәктәп укучылары килде. Укучы балалар язучы язган әкиятләрдән өзекләр күрсәттеләр, шигырьләрен укыдылар. Бу очрашу бик эчтәлекле һәм күңелле үтте.
Катнашучылар саны: 63