Нижне-Мактаминская библиотека - филиал № 10

«Тарихларда укып ятларлык...»

М. Җәлил безгә  бәя биреп бетермәслек  рухи байлык  калдырган шагыйрь.  Анын иҗатын белмәгән, анын искиткеч кочле рухына сокланмаган кеше юктыр. 2016 елның 15 февралендә шагыйрь тууына 110 ел була, шул уңайдан  китапханәдә әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Кичәгә №1 мәктәп укучылары килде. Кичә барышында без укучыларны   Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдык, укучылар исә аның шигырьләрен яттан сөйләп үттеләр. Укучылар “Хөрлек һәм хаклык җырчысы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, һәм балаларга ясалган буклетларны тапшырдык. Кичә барышында Муса Җәлил тормышы һәм иҗаты турында презентация күрсәтелде, укучылар әлеге презентация буенча Муса Җәлилнең гаиләсе, уку еллары, әсирлеккә эләгүе, медальләре, моабит дәфтәрләре, шагыйрь белән бәйле истәлекле урыннар турында белешмә алдылар.   Ә инде соңыннан 2016 ел - Кино елына басым ясап,  “Моабит дәфтәрләре” фильмы күрсәтелде.                    М. Җәлил безгә  бәя биреп бетермәслек  рухи байлык  калдырган шагыйрь.  Анын иҗатын белмәгән, анын искиткеч кочле рухына сокланмаган кеше юктыр. 2016 елның 15 февралендә шагыйрь тууына 110 ел була, шул уңайдан  китапханәдә әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Кичәгә №1 мәктәп укучылары килде. Кичә барышында без укучыларны   Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдык, укучылар исә аның шигырьләрен яттан сөйләп үттеләр. Укучылар “Хөрлек һәм хаклык җырчысы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, һәм балаларга ясалган буклетларны тапшырдык. Кичә барышында Муса Җәлил тормышы һәм иҗаты турында презентация күрсәтелде, укучылар әлеге презентация буенча Муса Җәлилнең гаиләсе, уку еллары, әсирлеккә эләгүе, медальләре, моабит дәфтәрләре, шагыйрь белән бәйле истәлекле урыннар турында белешмә алдылар.   Ә инде соңыннан 2016 ел - Кино елына басым ясап,  “Моабит дәфтәрләре” фильмы күрсәтелде. Бу кичәнең төп максаты:укучыларда герой шагыйрь Муса Җәлил белән горурлану, үз халкыңның батыр    улларын онытмау хисе тәрбияләү; шагыйрьнең сугыш елларындагы тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат  бирү.Кичәдә №1 урта мәктәбенең 8 “а” кл. укучылары;

                                                   укытучылар: Гатауллина Ф.К.

                                                                           Тахауова Л.Х. катнашты