«Без яңадан Пушкин юлларын укыйбыз»
Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан «Без яңадан Пушкин юлларын укыйбыз» китап күргәзмәсе оештырыла . Күргәзмәдә Александр Сергеевичның күптәннән классикага әйләнгән әсәрләре шигырьләр һәм поэмалар, драма әсәрләре һәм, әлбәттә, әкиятләр тәкъдим ителгән.