Центральная детская библиотека

Халык зирәклеге артыннан сәяхәт

китапханәдә Халыкара туган тел көненә багышланган «Халык зирәклеге артыннан сәяхәт» квест-уены узды. Чарада Биектауның 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары катнашты. Ике командага бүленеп,  катнашучылар биремнәрне үтте: «Мәкальне дәвам ит», «Мәкальне табып ал», «Сүзләрне җыеп тәрҗемә ит», «Бер сүз белән әйт», «Сүздән башка сүз яса». Балалар тамырдаш сүзләр таптылар, төрле әйтемнәрнең, мәкальләрнең мәгънәләрен аңлаттылар, «тиз сөйләшергә» һәм ишарәләр белән билгеле мәкальләрне күрсәтергә өйрәнделәр. .Балалар бу очрашуда күп яңалык белделәр, үзләренең сәләтләрен, рус һәм татар  телләрен белүдә зирәклекләрен күрсәттеләр.