Центральная детская библиотека

Математика дәреслеге битләре артында

Китапханәдә «Математика дәреслеге битләре артында» әдәби-танып белү сәгате узды. Математика һәр кешенең тормышында зур урын алып тора, ул безне һәр җирдә чолгап ала. Сәгатьнең кайсы икәнен белер өчен, сәгатькә карыйбыз, транспортта юл вакытын исәплибез, кибеттә яңадан исәпләүләр белән шөгыльләнәбез.

Биектауның 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 «И» сыйныф укучылары логик мәсьәләләрне, математик мисалларны чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Балалар математика һәм логика буенча белемнәрен генә түгел, ә зирәклек, уйлап табучанлык, тапкырлык, командада эшләү осталыгын да күрсәттеләр. Алар математиканың искиткеч фән булуына тагын бер тапкыр инандылар