Тукай безнең йөрәкләрдә
27нче апрельдә Ямаширмә гомуми белем бирү мәктәбе, мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе белән берлектә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Кичәдә 1-8нче сыйныф укучылары чыгыш ясадылар: әдипнең шигырьләрен өч телдә башкардылар, җырларын җырладылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр.