Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

Ромашка-бәйрәм билгесе

Россиядә Гаилә елы кысаларында Ямаширмә авыл китапханәсендә Ромашка ясау буенча иҗат сәгате узды. Ромашка гаилә символы . Чәчәкне очраклы сайламаганнар. Чөнки ромашка игелекле, назлы һәм тыйнак мәхәббәтне символлаштыра. Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Алар өчен рәсем, аппликация, әвәләү өчен комплектлар әзерләнгән иде. Балалар үз гаиләләре өчен ромашка аппликациясен сайладылар. Соңыннан игелек, мәхәббәт һәм тугрылык турында нәфис әдәбият белән таныштылар (Гуси - лебеди, Сестрица Аленушка һәм братец Иванушка).