Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

Китап шифаханәсе

«Китап шифаханәсе» клубының чираттагы утырышында балалар үзләренең уеннарын дәвам иттеләр. Китап табибы, авыру китаплар, шәфкатъ туташлары барысы да үз рольләрен тырышып башкардылар. Авыру китапларга ярдәм иттеләр, аларны урыннарына урнаштырдылар. Эшләре беткәч, бергәләшеп ребуслар чиштеләр.  Соңгы вакытта төрле башваткычлар чишү – балаларның яраткан шөгыльләренә әйләнеп бара. Чөнки бу вакытта алар барлык әйберләрен онытып  уйланалар, чагыштырып карыйлар, китаплардан җаваплар эзлиләр, бер- берсе белән киңәшләр, аралашалар.үз фикерләрен әйтергә өйрәнәләр.