Тукай бабай белән очрашу
Балаларның яраткан шагыйре Габдулла Тукайның туган көне алдыннан балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары белән шагыйрьнең иҗаты, китаплары белән танышу булып узды. Балалар Тукай бабайларының әкиятләрен , шигырьләрен искә төшерделәр. Бергәләшеп китаплары белән таныштылар,соңыннан « Туган тел» шигырен сөйләделәр.