Табигатьнең зарлы китабы
« Табигатьнең зарлы китабы» дип аталган экологик сәгать укучыларны Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар белән таныштырды, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштырырга мөмкинлек бирде. Ямаширмә авыл китапханәсе уен формасында балаларның табигать объектларының һәм якын кешеләрнең бәла-казалы халәтенә эмоциональ җавап бирүчәнлеген уятырга , үзләрендә актив рәвештә ярдәм күрсәтергә өйрәтергә тырыша (кызгану, сыйлау, дәвалау, үсемлекләр һәм хайваннар турында кайгырту). Шуңа күрә дә китапханәгә йөрүче балалар табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныш һәм аларны тормышта гел кулланып торалар. Чара барышында балалар безнең якларда Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр турында сөйләштеләр, аларны очратканда нәрсә эшләргә ярамавы турында искә төшерделәр.