Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

Сәламәтлек- яшәү рәвеше

Ямаширмә авыл китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешенә багышланган                 « Сәламәтлек- яшәү рәвеше» дип аталган әңгәмә узды. Хәзерге дөньяда сәламәт булу бик мөһим. Сәламәтлек-кешегә табигать биргән кыйммәтле бүләк. Еш кына кешеләр бу бүләкне юкка сарыф итәләр, сәламәтлекләрен югалту җиңел, ә менә аны кире кайтару бик авыр икәнен оныталар.  Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше темасына кызыклы тарихи фактлар булган викторинада  катнашып китап укучылар үзләренең белемнәрен ныгыттылар,шулай ук сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәр буенча көч сынаштылар.