Җыр һәм мылтык
Татар композиторы, милли балет сәнгатенә нигез салучы Фәрит Яруллинның тууына 110 ел тулды. Аның тормыш юлын өйрәнеп, Рашат Низами роман-хроника иҗат итте. Шул әсәр буенча китапханәдә тәкъдим итү әңгәмәсе узды. Ф.Яруллинның исеме Татарстан һәм Россиянең музыка сәнгате тарихына мәңгегә кереп калды.